Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Камбоджа Премьер-министры Таиланд белән утны туктату турында килешүгә ирешүләрен раслады
Камбоджа һәм Таиланд кичекмәстән утны туктату турында килеште. Бу Кушма Штатлар Президенты Дональд Трампның турыдан-туры арадашлык итүе нәтиҗәсендә мөмкин булды, дип белдерде Камбоджа Премьер-министры Хун Манет социаль челтәрләрендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Ул (Дональд Трамп - Т-и иск.) ике яктан да күп корбаннарга китерәчәк бернинди сугышны яки хәрби хәрәкәтләрне дә күрергә теләми», – дип искәртте Хун Манет.
Камбоджа сәясәтчесе сүзләренчә, телефоннан сөйләшкән вакытта ул Америка лидерын Пномпень утны кичекмәстән туктату тәкъдиме белән риза булды дип ышандырган.
Трамп, үз чиратында, Таиланд Премьер-министры вазифаларын башкаручы Пхумтхам Вечаячай белән сөйләшкәннән соң Хун Манетка Таиланд хакимияте шулай ук утны туктату турындагы тәкъдим белән ризалашты, дип белдергән.
Камбоджа һәм Таиланд чигендә хәрби бәрелешләр 24 июльдә башланды. Низагның сәбәпчесе - ике ил дә дәгъва итә торган Кхмер империясенең Прэахвихеа гыйбадәтханә комплексы. 2008 елда комплекс ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз