news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗның профком рәисе «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде

Александр Васильевны бүләкләү турындагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ» ГАҖнең профсоюз комитеты рәисе Александр Васильев икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасы КАМАЗ директорлар советының соңгы утырышында булды. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Васильевка әлеге медальне профсоюзлар хәрәкәтен ныгыткан, хезмәткәрләрнең социаль-икътисади һәм хезмәткә хокукларын яклаган, күпьеллык фидакяр хезмәте өчен тапшырдылар. Шул хактагы указны РФ Президенты Владимир Путин имзалаган.

КАМАЗның директорлар советы утырышы кичә Мәскәүдә Ростех Дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә узды. Утырышта катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖ оешмалар төркеме тарафыннан 2019 елның ун аенда башкарылган эш нәтиҗәләрен тикшерделәр һәм киләсе елга бизнес-план расладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100