Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
КАМАЗда кыскартылган эш атнасына күчтеләр
“Сочи-2017” инвестицион форумында автогигантта пилотсыз автомобильләр җитештерүне үстерү буенча өч яклы килешүгә кул куелды.
(Чаллы, 4 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Март аенда автогигант заводлары тагы атнасына дүрт кенә көн эшли. Бу беряктан соңгы вакытларда автомобильләргә сорау кимү белән аңлатылса, икенче яктан ресурсларны янга калдыру белән дә бәйле. КАМАЗ да җитештерелгән әзер машиналар сату базаларында да шактый җыелган, аларның урыны бушагач җыю конвейры тулы куәткә эшли башлаячак, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.
КАМАЗдан куанычлы хәбәр дә бар: “Сочи-2017” инвестицион форумында автогигантта пилотсыз автомобильләр җитештерүне үстерү буенча өч яклы килешүгә кул куелды. Россиядә пилотсыз транспортны үстерү “Автонет” ассоциациясе, Татарстан Республикасы машина төзелеше кластеры һәм “Иннокам” Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры бу эшне бергәләп башкарачаклар. Чаллыда пилотсыз автомобильләрне җитештерү һәм аларны камилләштерү өчен инженерлар, белгечләр җәлеп ителәчәк, машиналарны сынау өчен полигон төзеләчәк. КАМАЗның тулы көченә эшләр көннәре алда әле, дип өметләндерәләр автозавод җитәкчеләре, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз