Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ»да җитештерелгән техника Малига китә
«КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелеге Мали Республикасына транспорт чаралары җибәрү турында күләмле контракт имзалады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Әлеге мөһим чарада Мали икътисад һәм финанс министры, шулай ук транспорт һәм инфраструктура министры катнашты. Килешү Россия һәм Мали арасындагы хөкүмәтара килешү кысаларында төзелде. Әлеге документ Африка иленең транспорт һәм логистика потенциалын киңәйтеп, дәүләтне азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.
Техника җибәрүдән тыш, Мали башкаласында автомобильләрне ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү үзәкләре булдырылачак. Моннан тыш, бу илдә йөк машиналары җыю мәсьәләсе дә карала. Яклар шулай ук запас частьләр җибәрү, технологияләр тапшыру һәм Казанда Мали техник белгечләрен әзерләү турында да сөйләштеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз