news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ» Үзбәкстанда йөк машиналары җитештерергә ниятли

Авыр коммерция автомобильләрне бердәм җитештерү һәм автотехниканы җыю өчен үзбәк компонентларын кайтару буенча килешү төзелгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). «КАМАЗ» җәмгыяте үзенең йөк машиналарын Үзбәкстанда җыюны җайга салырга уйлый, дип хәбәр итә Үзбәкстан Sputnik, республиканың премьер-министр урынбасары Нодир Отажоновка сылтама биреп.

Аның сүзләренчә, Россия һәм Үзбәкстан чагыштырмача кыска вакыт аралыгында сәнәгатьтә автомобиль продукциясе җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә иреште.

«КАМАЗ» белән авыр коммерция автомобильләрне Үзбәкстанда бердәм җитештерү һәм «КАМАЗ»ның төп конвейрында автотехниканы җыю өчен үзбәк компонентларын кайтару буенча килешү төзелгән», – дип белдерде Нодир Отажонов.

Искәртеп үтик, элегрәк Россиянең автомобиль җитештерүчеләре үз җитештерүе белән Үзбәкстан базарына чыгарга омтылып карады. Мәсәлән, бүгенге көндә «Группа ГАЗ» шәһәр яны күчерүе, шулай ук Ташкентта маршрут такси белән шөгыльләнә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100