news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ" заводының хәле тотрыклана

Автогигант дүрт ай эчендә 9326 автомобиль саткан.

 (Чаллы, 17 май, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). "КАМАЗ" заводының хәле тотрыклана, дип яза җирле басма.

 КАМАЗ авыр йөк автомобиләре җитештерү акционерлык җәмгыятенең быелгы дүрт айда табышы 38,9 миллиард сумга җиткән. Бу узган ел шушы вакыт белән чагыштыртырганда 34% ка арткан, дигән сүз.

Ил күләмендә автомобиль базарында апрель аенда КАМАЗ машиналарын сату 53,2% ны биләп торган. Автогигант дүрт ай эчендә 9326 автомобиль саткан. Шуларның 7810ы Россия кулланучыларына киткән, 1516 сы чит илләргә озатылган.

Моннан тыш КАМАЗ быел инвестицияләр кертүне 37% ка арттырган, бу аңа 3,3 миллиард сум акча эшләргә мөмкинлек биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100