news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ заводында бер хезмәткәр терелде, икенчесендә коронавирус булуы расланды

Бүгенге көндә Covid-19 авыруына шикләнү сәбәпле, ике кеше - автогигантның логистик үзәге хезмәткәрләрен табиблар күзәтеп тора.

(Чаллы, 22 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). КАМАЗ заводында коронавирус белән авырган кешеләр буенча хисап яңартылды. 22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, компаниянең декрет ялында булган хезмәткәре авырудан дәваланган, бер хезмәткәрнең Covid-19 диагнозы расланган. Бу хакта автогигантта хәбәр иттеләр.

Бүген Татарстанда яңа ачыкланган 75 коронавирус очрагының дүртесе Чаллыда. Автомобиль заводы хезмәткәре шәһәрнең азык-төлек сәнәгате предприятиесендә эшләүче танышыннан зарарланган. Кичә ул авыру булырга мөмкин кешеләр исемлегендә иде.

Шулай ук тагын бер авыру исәптә тора — ул двигательләр заводында эшләүче пенсионер.Ул 27 марттан эшкә чыкмый һәм вирус ачыклангач хезмәттәшләре белән элемтәдә булмаган.

Бүгенге көндә автогигантның логистик үзәгендә ике хезмәткәр авыруга шик булу сәбәпле, медицина күзәтүендә тора. Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәүче камазлыларның гомуми саны 111 кеше тәшкил итә.

«Татар-информ»га «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Илдар Шамилов хәбәр иткәнчә, автогигант коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен моңарчы күрелмәгән чыгымнар тоткан.

«Бүгенге көндә КАМАЗ санитар-эпидемиологик чаралар үткәрүгә инде 100 млн сум акча тотты. Әмма әлегә үзара аралашу мөнәсәбәтләрен беркем дә тыймый. Безнең хезмәткәрләр үзләренең иреннән я хатыныннан, баласыннан һәм башка туганнарыннан инфекция йоктыра. Без исә моннан икътисади югалтулар кичерәбез», — диде агентлык әңгәмәдәше.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100