news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"КАМАЗ" заводы 2018 елга үз йөк машиналарына тавыш белән идарә итү системасы кертәчәк

Андый машиналарны 2017 ел ахырында чыгара башлау планлаштырыла.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елда "КАМАЗ" заводы үз йөк машиналарына Санкт-Петербургның "Сөйләм технологияләре үзәге"ндә эшләнгән тавыш белән идарә итү системасы кертәчәк.

Модуль мультимедиа-навигация комплексы тавышы ярдәмендә идарә итү мөмкинлеге бирәчәк. Ул машина йөртүченең тавыш командаларын раслаячак. Мисал өчен йөртүче тавышы белән навигация, мультимедиа (радионы, дискта җырлырны күчерү), телефон китабы белән идарә итә алачак яки автомобильнең беренчел диагностикасы белән таныша алачак дип яза «Коммерсантъ».

Андый машиналарны 2017 ел ахырында чыгара башлау планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot