news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“КАМАЗ” йөк машиналарын Һиндстанда эшләп чыгарачак
Бер атнадан Һиндстанның Бангалор шәһәрендә рәсми төстә “КАМАЗ”ның җыю производствосын ачу тантанасы була
Скопировать ссылку
(Казан, 18 февраль, “Татар–информ”). 25 февральдә Һиндстанның Бангалор шәһәрендә “КАМАЗ Вектра моторз лимитед” уртак Һиндстан–Россия предприятиесендә рәсми төстә “КАМАЗ”ның җыю производствосын ачу тантанасы була.
“КАМАЗ”ның Һиндстандагы тәүге җыю производствосы Бангалор каласыннан 70 чакрым ераклыктагы Хосуре шәһәрендә урнашкан. Уртак предприятие “КАМАЗ” ААҖнең партнеры булган Һиндстанның “Вектра” компанияләр төркеме җитештерү базасында төзелгән. 2009 елның мартында партнерлар альянс һәм проект куәте елына 5 мең автомобиль тәшкил иткән “КАМАЗ Вектра моторз лимитед” уртак предприятиесе булдыру турындагы меморандумга кул куя.
Уртак предприятиенең башлангыч эш этабында борт автомобильләренең берничә моделен һәм руле уң якта урнашкан “КАМАЗ–6540” шассиендагы төзелеш үзбушаткычлары җыюны үзләштерү, шулай ук “КАМАЗ–5460” магистраль тягачын эшләп чыгару күздә тотыла, дип хәбәр итә предприятиенең матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2