news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” йөк автомобильләре техникасын арзан бәягә күпләп сатарга кереште

“КАМАЗ” эшләп чыгарылган продукция пакетын тамырдан үзгәртергә ниятли

(Чаллы, 6 ноябрь, “Татар–информ”). “КАМАЗ” 2007–2008 елларда җитештерелгән һәм Казакъстан Республикасы, Россия төбәкләре территориясендә складларда өелеп яткан йөк автомобильләре техникасын арзан бәягә күпләп сатарга кереште.
Акция Чаллыда гына түгел, Мәскәү, Санкт–Петербург, Краснодар, Кемерово, Сургут, Хабаровск һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге автоүзәкләр, дилер, лизинг бүлекләрендә үткәреләчәк. Арзан бәягә күпләп сату ел ахырына кадәр планлаштырылган, дип белдерделәр “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесенә предприятиенең матбугат хезмәтеннән.
Акция тагын шуның белән дә бәйле: “КАМАЗ”, кризиска да карамастан, җитештерелгән продукция пакетын тамырдан үзгәртергә ниятли. “Без кризисны уңышлы үткәреп җибәрү белән бергә, аннан яңа продукция, яңа сыйфат белән яңа позицияләрдә чыга алачакбыз”, – дип ассызыклады компаниянең генераль директоры Сергей Когогин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100