news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ йөк автомобильләре базарында лидер булды калды - "Автостат" рейтингы

Августта барлык сатылган йөк автомобильләренең 38 проценты КАМАЗлар булган.

(Казан,14 сентябрь, «Татар-информ»). «АВТОСТАТ» агентлыгы аналитиклары август нәтиҗәләре буенча «КАМАЗ» йөк автомобильләре базарында лидер булып калды, дип белдергән. Августта автогигант өлешенә базарда сатылган гомуми күләмнән 38 процент туры килә.

Агентлык аналитиклары августта Россиядә яңа йөк автомобильләре саны 4,7 меңгә җитте, бу узган ел белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк, дип билгеләп үтәләр. Шулай итеп, "КАМАЗ" бишенче ай рәттән үсеш күрсәтә.

«КАМАЗ» бер ай эчендә 1,8 мең йөк машинасы саткан – бу узган елдагыга караганда 34,8 процентка артыграк.

2016 елның сигез аt йомгаклары буенча, «АВТОСТАТ» мәгълүматлары нигезендә, Россиядәге яңа йөк автомобильләре базарында машиналар саны 31,3 мең данә була – бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3,4 процентка ким дигән сүз. Уңай динамика гыйнвар – август нәтиҗәләре буенча ун брендның бары дүртесендә, шул исәптән «KAMAЗ» (+17,1%) һәм аның Башкортстандагы бүлендек предприятиесе «НЕФАЗ»да (+39,1%) күренә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100