news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ хезмәткәрләренең корпоратив отпуск яллары вакыты турында игълан итте

КАМАЗ хезмәткәрләрен корпоратив отпуск ялына май бәйрәмнәре арасындагы чорда, 2-8 майда җибәрергә планлаштырган.

Компаниядә хәбәр итүләренчә, 2024 елда предприятие хезмәткәрләренең корпоратив отпуск ялы 21 календарь көне дәвам итәчәк. Ул ике чорга бүленә: 2 майдан 8 майга кадәр (беренче өлеш, 7 календарь көне), ә аннары 8 июльдән 21 июльгә кадәр (икенче өлеш, 14 календарь көне). Калган бер атна ялны хезмәткәрләр «расланган ял графигына туры китереп» алачак, дип ачыклык керттеләр предприятиедә.

Шулай итеп, КАМАЗ хезмәткәрләренең бер өлеше 12 майга кадәр ял итәчәк.

Югарыда әйтелгән көннәрдә персоналның бер өлеше штатлы режимда эшләвен дәвам итә. Бу – продукция җитештерүче, төрле хисаплар төзүче, шулай ук хезмәт хакларын исәпләүче, хезмәткәрләрне компаниягә эшкә алучы һәм эштән азат итүче, ашыгыч документлар эшкәртүче һәм җиһазлар ремонтлаучы хезмәткәрләр. Алар отпуск ялына ел дәвамында расланган график буенча китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100