Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КАМАЗ җитештерү процессларына ясалма фәһем технологияләрен кертә
КАМАЗ, өченче буын пилотсыз йөк машиналарын эшләүне дә исәпкә алып, җитештерү һәм проект процессларына ясалма фәһем технологияләрен кертә. Бу хакта «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Предприятиедә нейрочелтәрләр цехларда эшнең нәтиҗәлелеген анализлау өчен кулланыла инде. Машина ярдәмендә өйрәтү системалары җиһазлардагы мәгълүматларны җыя һәм эшкәртә, бу исә җитештерү процессларын оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.
Ясалма фәһем шулай ук катлаулы детальләрне проектлаганда да кулланыла. Предприятие мәгълүматлары буенча, нейрочелтәрләр инженерларга оптималь конструкцияләр формалаштырырга һәм исәпләүләр вакытын кыскартырга ярдәм итә.
Эшләнмәләр сынау һәм этаплап гамәлгә кертү стадиясендә, дип хәбәр итә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз