news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» беренче яртыеллык йомгаклары буенча керемен 7 процентка арттырган

«КАМАЗ» беренче яртыеллык йомгаклары буенча керемен 7 процентка арттырган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«КАМАЗ» 2026 елның беренче яртыеллык йомгаклары буенча Халыкара финанс хисабы стандартлары буенча консолидацияләнгән керемен узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7 процентка — 164,8 миллиард сумга кадәр арттырган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Керемнең артуын автобуслар, электробуслар һәм махсус техника сегментлары, шулай ук финанс арендасы һ.б. тәэмин иткән. Шул ук вакытта, йөк автомобильләре базары елның беренче алты аенда 2025 елның шул чоры белән чагыштырганда 15 процентка кимегән.

«КАМАЗ»ның гыйнвар – июнь айларында зыянга эшләве 29 процентка кимегән һәм 21,8 миллиард сум (узган ел - 30,9 миллиард сум) тәшкил иткән.

Уңай динамика, атап әйткәндә, К5 флагман семьялыгы автомобильләрен сатуны арттыру белән бәйле. Беренче яртыеллыкта бу буын машиналарын теркәү саны 1,5 тапкыр арткан.

Икенче яртыеллыкта «КАМАЗ» К5 семьялыгы автомобильләрен клиентларга һәм дилерлык челтәренә китерүне арттырырга ниятли. Бу компаниянең урта сроклы ликвидлыгын арттырачак, модельләр рәтен һәм җитештерү технологиясен үстерү буенча проектларын тәмамларга мөмкинлек бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot