Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КАМАЗ хәрби автомобильләр җитештерүне елына 3,8 меңгә кадәр арттырды
Чаллының КАМАЗ заводында махсус хәрби автомобильләр җитештерү елына 3,8 мең берәмлеккә кадәр арткан. Элек предприятие 70 шундый машина эшләп чыгара иде. КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Когогин сүзләренчә, җитештерүнең артуы - предприятиенең кыска вакыт эчендә интенсив эше нәтиҗәсе. Ул билгеләп үткәнчә, элек завод елына якынча 70 хәрби автомобиль эшләп чыгарса, хәзер ул 3 800 берәмлеккә җиткән. Бу вакыт эчендә компания билгеләнеше һәм характеристикалары буенча бер-берсеннән аерылып торган 20дән артык техника моделен эшләгән.
Компания башлыгы хәбәр иткәнчә, КАМАЗ бронетранспортерны яңа моделен әзерли, чөнки гамәлдәге үрнәкләр искергән. 2026 елда машинаны эшләп бетереп, сыный башларга җыеналар. 2027 елда предприятие яңа техниканың тәҗрибә-сәнәгать партиясен эшләп чыгарырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз