news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” Санкт-Петербургта 7 туп кертте

“КАМАЗ” Санкт-Петербургта 7 туп кертте

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”). Шимбә көнне Санкт-Петербургта үткән футбол буенча беренче дивизион матчының дүртенче туры нәтиҗәле булды. Җирле “Петротрест” клубы Чаллы “КамАЗ”ын кабул итте.

Татарстанлылар белән очрашканчы, петербурглылар беренчелекнең барлык өч матчында да, көндәшләре капкасына бер генә туп кертә алмыйча җиңелделәр. “Петротрест”лылар бу юлы да бер генә очко да җыя алмадылар, тик шулай да бер генә булса да туп кертү насыйп булды. Матч 1:7 исәбенә тәмамланды һәм ул лидер белән аутсайдер классындагы аерманы күрсәтте. Юрий Газзаевта тәрбияләнүчеләр җиде тапкыр “Петротрест”ның кәефен төшерде. Хет-трик һөҗүмче Булатов исәбендә. Әлеге уенчы уенның 55нче минутында алмашка чыгып, 4 минуттан соң ук үзенең беренче тубын кертте. Моннан тыш, әлеге уенда ярымсакчы Карсанов үзен күрсәтергә өлгерде, Монарев белән Кобозев шулай ук берәр туп керттеләр.

1:7 исәбенә җиңү “КамАЗ”лыларны беренче дивизионда алга чыгарды. Капкага кергән һәм кермичә үткән туплар исәбе буенча (13:2) татарстанлылар Нальчикның үз исәбендә 10 очкосы булган “Спартак” командасын да узып китте. Шуңа карамастан, Екатеринбург “Урал”ы турнирның төп лидеры булып кала бирә, чөнки ул барлык өч матчта да җиңеп, бер генә очко да югалтмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot