Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КАМАЗ 1 октябрьдән хезмәткәрләрнең эш хакларын уртача 10 процентка индексацияләячәк
2026 елның 1 октябреннән КАМАЗ хезмәткәрләрнең эш хакын уртача 10 процентка индексацияләячәк. Предприятиенең генераль директоры Сергей Когогин «Вести КАМАЗа» корпоратив газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Хезмәткәрләрне кыскарту планлаштырылмый. Кешеләр -безнең компаниянең төп активы. Шуңа күрә профсоюз оешмасы белән берлектә коллектив килешү буенча йөкләмәләрне үтәү кысаларында без 2026 елның 1 октябреннән хезмәткәрләрнең эш хакын индексацияләү турында карар кабул иттек. Ул уртача 10 процентка артачак», - дип билгеләп үтте компания җитәкчесе.
Когогин сүзләренчә, эш хакларын арттырырга хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше мөмкинлек бирә: ел башыннан ул 5,5 процентка үсте, ә аны 5,2 процентка арттыру планлаштырылган иде.
Генераль директор әйтүенчә, завод хезмәткәрләренең июньдә уртача эш хакы 94 мең сум тәшкил иткән, бу Чаллы буенча уртача дәрәҗәгә туры килә.
Әмма югары квалификацияле белгечләрнең хезмәт хаклары тагын да югарырак. Әйтик, программа белән идарә ителә торган станок һәм манипуляторларны көйләүченең эш хакы июнь йомгаклары буенча - 195 мең, мастерның – 185 мең, ә цех башлыгының 200 мең сум тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз