news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ «Россия - Африка» саммитында автотехниканың өч моделен тәкъдим итәчәк

КАМАЗ «Россия - Африка» саммитында автотехниканың өч моделен тәкъдим итәчәк
КАМАЗның телеграмм-каналы

КАМАЗ Санкт-Петербургта узучы «Россия - Африка» саммиты һәм икътисади форумында Африка илләре өчен актуаль булган автотехниканың өч моделен тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә автогигантның телеграм-каналы.

Россия һәм чит ил кунаклары биредә флагман - КАМАЗ-54901 тягачы, НЕФАЗ-5299 автобусы һәм Африкада бик кирәкле булган бортлы тулы приводлы КАМАЗ-43118 (6×6.1) автомобиле белән таныша алачак.

Матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Россия базарында өч модельгә дә ихтыяҗ зур һәм алар Африка илләре өчен актуаль. Алар коммерция максатларында һәм пассажирлар йөртүдә үзләренең нәтиҗәлелеген раслады инде.

Татарстан техникасы төрле елларда Ливия, Кения, Уганда, Көньяк Африка Республикасы, Сенегал, Мали, Ангола һәм континентның башка илләренә озатылды. Санкцияләргә дә карамастан, Татарстан компаниясе Африкадагы партнерлар белән хезмәттәшлеген дәвам итә һәм автомобильләр, запас частьләрне экспортлау гына түгел, ә сервис челтәрен оештыруга карата да кызыксыну белдерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100