news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“КАМАЗ” продукциясе - дәүләт сатып алулары өчен билгеләнгән автомобильләр исемлегендә
2010 елда дәүләт сатып алулары башкарылачак автомобиль техникасын җитештерүчеләр исемлеге РФ Хөкүмәте боерыгы белән расланган
Скопировать ссылку
(Казан, 27 февраль, “Татар-информ”, Михаил Миронов). “КАМАЗ” һәм “Соллерс” автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы җитештерүчеләр исемлегенә кертелде. Дәүләт заказчылары алардан 2010 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен автомобиль һәм юл-төзелеш техникасы сатып алачак. Россия Хөкүмәте боерыгы белән расланган исемлектә барлыгы 20 автоҗитештерүче бар.
Татарстан территориясендә җитештерү куәтләре булган компанияләр арасыннан исемлеккә «Fiat Ducato» автомобильләре җитештерүче “Соллерс-Алабуга” ҖЧҖ, «ISUZU» йөк машиналары эшләп чыгаручы “Северстальавто-Исузу” ЯАҖ, «Fiat» һәм «Ssang Yong» автомобильләре җитештерүче “Соллерс-Чаллы” ААҖ һәм “КАМАЗ” ААҖ керде.
Искәртеп узабыз, “Соллерс-Чаллы” ААҖндә җитештерелүче буларак исемлеккә кертелгән «Ssang Yong» маркалы автомобильләр узган елдан башлап Ерак Көнчыгышта эшләп чыгарыла. Шул ук вакытта “Соллерс – Ерак Көнчыгыш” ҖЧҖ исемлеккә кертелмәгән.
Узган елның декабрендә РФ хакимиятләренең 2010 елда Россия автомобиль сәнәгатенә 33,5 миллиард сум акча бүлеп бирергә ниятләве хакында сүз барган иде. Аның 20 миллиард сумы – дәүләт ихтыяҗлары өчен машиналар сатып алуга, 10 миллиард сумы иске автомобильләрне утильләштерү максатына тотылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot