news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ предприятиесе йөк машиналарының кечкенә күчерелмәсен чыгара башлады

1:43 масштабта кечерәйтелгән йөк машиналары коллекцион сериясенә киләсе елда тагын ике автомобиль өстәләчәк.

(Казан, 29 ноябрь, "Татар-информ") Татарстанның “КАМАЗ” предприятиесе үзендә җитештерелгән йөк машиналарының 1:43 масштабта кечерәйтелгән модельләр сериясен чыгара башлады. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр эшләнгән коллекцион модельләргә өстәп, 2017 елда КАМАЗ-5490 һәм КАМАЗ-62206 йөк машиналарының да кечкенә күчерелмәләрен чыгару планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100