news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ Петербург халыкара газ форумында яңа техника тәкъдим итте

КАМАЗ Петербург халыкара газ форумында газ-мотор ягулыгы белән йөри торган К5 буыны автотехникасын һәм газ двигательләрен тәкъдим итте. Бу хакта компаниянең Teлеграм-каналында хәбәр ителә.

«Компаниянең яңа техникасы арасында «КамАЗ-6250» вахта газ-мотор автобусы базасында эшләнгән «КамАЗ-62501» күчмә эретеп ябыштыру остаханәсе бар. Анда өч пассажир һәм шофер сыя», диелә хәбәрдә.

Остаханәдә дүрт йокы урыны, өстәл һәм гаджетларга заряд бирү өчен розеткалар бар. Эш зонасыннан тыш, барлык кирәкле әйберләр белән аш бүлмәсе, шул исәптән суыткыч, микродулкынлы мич, юу урыны һәм газ плитәсе каралган.

Форумда шулай ук сыекландырылган табигый газ (СПГ) белән эшли торган «КамАЗ-54901» йөк машинасы һәм ягулык сыйфатында КПГ (компримировкаланган табигый газ) кулланыла торган К5 буынының тулы приводлы автомобиле «КамАЗ — 65954» йөк машинасы тәкъдим ителде. Шулай ук стендта дүрт газ двигателе тәкъдим ителә.

КАМАЗда газ-мотор ягулыгы белән йөри торган автомобильләр җитештерү корпусы 2015 елда ук ачылган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100