news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ июнь һәм июльдә дүрт көнлек эш атнасы кертү планыннан баш тартты

КАМАЗ июнь һәм июльдә дүрт көнлек эш атнасы кертү планыннан баш тартты
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

КАМАЗ 2026 елның июнь һәм июль айларында дүрт көнлек эш атнасы кертү планыннан баш тартты. Әлеге карар җитештерү заказының артуы белән бәйле, дип хәбәр иттеләр компаниядә.

Автоконцернда ачыклык кертүләренчә, предприятие генераль директоры Сергей Когогин элегрәк кабул ителгән тулы булмаган эш атнасы режимын гамәлдән чыгарды.

«КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, 2026 елның мартында боерык-карар белән билгеләнгән, июнь һәм июль айларында тулы булмаган дүрт көнлек эш атнасы режимын гамәлдән чыгарды», – диелә компания хәбәрендә.

КАМАЗда әлеге карарның компания заказлары портфелен арттыруга бәйле рәвештә җитештерүне рациональ оештыру максатыннан кабул ителүен аңлаттылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot