news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ” оешмалары кереме 2016 елда 37 процентка үскән

Компанияләр тарафыннан 2016 елда 133 млрд 540 млн сум акча эшләнгән.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). “КАМАЗ” оешмаларының консолидацияләнгән кереме 2016 елда 133 млрд 540 млн сумны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч 2015 елдагыдан 37 процентка артык. Бу хакта КАМАЗның матбугат үзәге хәбәр итә.

Барлыгы бер ел эчендә 34 432 йөк автомобиле сатылган. Бу 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 16 процентка артык. Ул чакта компания 29 704 автомобиль саткан булган. 2016 ел йомгакларына күз салсак, Россия йөк автомобильләре базарында КАМАЗның өлеше 14 тоннадан артык, ягъни ул 56 процентны тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100