news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ”ның җыю конвейеры яңадан эшли башлады

Октябрь аенда предприятие хезмәткәрләре кыскартылган эш атнасы режимында эшләячәк

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”). Бүген “КАМАЗ” ААҖнең төп җыю конвейеры һәм компаниянең барлык төп, ярдәмче җитештерү һәм идарә итү бүлекчәләре яңадан эшли башлады. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Октябрьдә алар тарафыннан ай ахырына кадәр дүрт көнлек эш атнасы режимы билгеләнгән. Җыю, тапшыру, продукцияне төяп җибәрү һәм агрегатлар җитештерү бүлекчәләрендә хезмәт куючыларның бер өлеше соңгы ункөнлектә 5 көнлек эш атнасы режимында эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100