news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ»ның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек хакында ТР Президенты катнашында фикер алышачаклар

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Чаллыга эш сәфәре вакытында «КАМАЗ»ның юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алышу була. Бу хакта «Рәсми Татарстан» интернет-порталында хәбәр ителә.

Татарстан Президентының программасы террорчылыкка каршы күчмә комиссия эшендә катнашу, капиталь ремонттан соң юллар ачу һәм кайбер предприятиеләр, шул исәптән киләсе елның декабрендә 50 еллыгын билгеләп үтәчәк «КАМАЗ» акционерлык җәмгыяте белән танышуны үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов юбилей чараларына әзерлек буенча киңәшмәдә катнашачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры урынбасары Евгений Подшивалов Автокалада шәһәрнең икътисади потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән инвестицион проектларны гамәлгә ашыруның барышы белән танышачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot