news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“КАМАЗ”ның төп җыю конвейеры яңадан эшли башлады
Автогигантта эшләүчеләр гыйнвар аенда “Россия тимер юллары” ААҖнең зур заказын үтәячәк
Скопировать ссылку
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ). Бүген “КАМАЗ”ның барлык заводлары һәм җитештерү берләшмәләре 2010 елның гыйнвар аена билгеләнгән җитештерү планын үтәргә кереште. Бу хакта предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Автомобиль заводының төп җыю конвейеры яңадан эшли башлады. Ул ай ахырына кадәр дүрт көнлек эш атнасы режимында эшләячәк. 12 эш көнендә 1785 йөк автомобиле һәм шасси җыю бурычы тора.
Компаниянең финиш продукциясен (айның җитештерү планын үтәү хисабына махсус техника өчен әзер автомобильләр һәм шассилар) тапшыру һәм озату 29 гыйнварда төгәлләнәчәк. Бу көнне “КАМАЗ”ның пресс–рам заводы да эшләячәк.
“КАМАЗ”ның бүлендек предприятиеләре – “КАМАЗ” йөк автомобильләре өчен двигательләр һәм көч агрегатлары җитештерүче “КАМАЗ–Дизель” һәм “КАМАЗавтотехника” (Зәй) үз продукцияләрен автомобиль заводының төп җыю конвейерына җибәрүне 27 гыйнварда төгәлләячәк.
“КАМАЗ–Металлургия” металл кою заводы гыйнвар ае дәвамында биш көнлек эш атнасы режимында өзлексез эшләргә ниятли. Металл коючылар, “КАМАЗ”ның механика–эшкәртү производстволарын коеп ясалган әйберләрнең барлык төрләре белән тәэмин итүдән тыш, “Россия тимер юллары” ААҖнең зур заказын да үтәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot