Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“КамАЗ”ның дилерлык челтәре узган елда уңышлы эшләгән
“КамАЗ”ның дилерлык челтәре узган елда уңышлы эшләгән
(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Тимур Циунчук). 2004 ел нәтиҗәләре буенча “КамАЗ” ААҖ Россия базарында сатуларның югары үсеш темпларына ирешкән – 43 процент. Гомумән алганда Россиядә дилерлык челтәре предприятиеләре “КамАЗ” сәүдә-финанс компаниясеннән 17 миллиард 436 миллион сумлык продукция (автомобильләр, махсус һәм тагылма техника, запас частьләр) сатып алган, ягъни “КамАЗ” ААҖнең барлык төп продукция һәм хезмәтләрен сатудан кергән акчаның яртысыннан артыгы дигән сүз. 2004 елда дилерлар эчке базарда 14992 автомобиль саткан. Шул рәвешле партнерлар “КамАЗ”ның 2003 елда ирешкән эчке базардагы сатулар дәрәҗәсен каплаган, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте. Моннан тыш, дилерлар, корпоратив лизинг программасында катнашып, кулланучыларга 2097 автомобиль саткан.
“КамАЗ”ның заманча сатулар һәм сервис фирма челтәре Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә кертелгән. Бүген бу - 89 төп предприятие (сатулар буенча 84 дилер һәм 5 агент). КамАЗ автомобильләренә хезмәтне 180 аттестацияләнгән сервис үзәге күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз