news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ”ның беренче генераль директоры “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде
“КАМАЗ”ның беренче генераль директоры Лев Васильевка 7 февральдә 85 яшь тулды
Скопировать ссылку
(Чаллы, 8 февраль, “Татар–информ”). ТР Президенты Указы нигезендә, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге, Россия машина төзү тармагын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Лев Борисович Васильев “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
“КАМАЗ”ның беренче генераль директоры Лев Васильевка 7 февральдә 85 яшь тулды.
Тумышы белән Мәскәүдән булган, элеккеге фронтовик Лев Васильев әлеге вазифага 1969 елның 30 сентябрендә билгеләнә. Әле уйда гына булган, дөньяда иң эреләрдән саналган йөк автомобильләре җитештерү заводын җитәкләү тәкъдименнән Васильев әүвәле баш тарта. Әмма илнең халык хуҗалыгын үстерү өчен автогигант булдырырга кирәк дигән фикерне аңлап, СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары әлеге вазифаны үз өстенә алырга риза була.
Чаллыга килгәч, Лев Борисович үзен чын җитәкче итеп таныта. Бергә эшләгән хезмәттәшләре аның җитәкчелек итү стиле һәм феноменаль хәтерен, үзенә һәм әйләнә–тирәгеләргә карата таләпчәнлеген, автомобиль җитештерү тармагының барлык нечкәлекләрен белүен билгеләп үтә. Сүз уңаеннан, Лев Васильев хезмәт биографиясен машина йөртүче булып башлый, Мәскәү кече литражлы автомобильләр заводында кабул итү инспекторы була, 1963 елда әлеге заводны җитәкли.
Лев Васильевның “КАМАЗ”ның формалашуындагы роле бәяләп бетергесез. Завод төзелеше, объектларны һәм автомобильнең үзен проектлау шартларында ул баш координатор ролен үз өстенә ала. Хәтта “КАМАЗ”ның беренче двигателе дә – бертигез дәрәҗәдә Васильев һәм Ярославль конструкторы Чернышевның иҗат җимеше.
Лев Борисович “КАМАЗ”ны 12 ел җитәкли. Әлеге чорда автогигант тулы куәтенә эшли башлый. 1976 елда “КАМАЗ”ның – беренче, 1981 елда икенче чираты файдалануга тапшырыла.
Лев Борисовичның тагын бер казанышы шунда, ул шәһәргә бөтен илдән иң көчле белгечләр һәм җитәкчеләрне җәлеп итеп, автозаводның уникаль кадрлар потенциалын булдыра. 1977 елда Лев Васильевка “КАМАЗ” өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә, Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2