news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ” ноябрьдә туктамыйча эшләячәк
“КАМАЗ” заводлары һәм бүлекләре октябрь җитештерү планын үтәүне төгәлли
Скопировать ссылку
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Соңгы ике айда алынган “КАМАЗ” ААҖнең заказлар саны Чаллы автогигантына туктамыйча эшләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бүген “Камаз” ААҖнең Җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Олег Афанасьев белдерде.
Аның сүзләренчә, “КАМАЗ” ноябрьдә төп җыю конвейерын туктатырга җыенмый. “Хәзер заказлар саны җитәрлек”, - дип хәбәр итә Олег Афанасьев. Октябрьдә предприятие планны үтәде һәм 2,5 меңгә якын йөк машинасы чыгарачак, дип белдерде ул. Җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры ноябрьгә һәм ел ахырына кадәр ниндидер фаразлар белдерүдән баш тартты.
Предприятиенең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, хәзер “КАМАЗ” заводлары һәм бүлекләре октябрьнең җитештерү планын үтәүне төгәлли. Автомобиль заводының төп җыю конвейерында 2325 йөк машинасы һәм “КАМАЗ” шассие җыелачак һәм тапшырылачак. “КАМАЗ” бу айда чит илдәге кулланучыларга, махсус техника заводларына һәм җыю предприятиеләренә 2385 машина комплектлары җитештерәчәк һәм җибәрәчәк.
Бу айда “КАМАЗ-Дизель” 2717 двигатель һәм 2845 агрегат чыгарган. Дүшәмбе, 2 ноябрьдә төп җыю конвейеры, “КАМАЗ” заводлары һәм бүлекләре киләсе айның җитештерү планын үтәргә керешә һәм атнага 5 көн эшләү режимы белән ай ахырына кадәр эшләячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2