Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"КАМАЗ" ноябрь азагыннан дүрт көнлек эш атнасына күчәргә мөмкин
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча, предприятиедә 28 мең 692 йөк машинасы җитештерелгән, бу узган елгыдан 8 процентка кимрәк
(Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 24 ноябрьдән "КАМАЗ"да 4 көнлек эш атнасын кертү ниятләнә. Предприятие генераль директоры Сергей Когогин тиешле боерыкны имзалаган.
"Татар-информ" МА хәбәрчесенә предприятие матбугат хезмәте җитәкчесе Олег Афанасьев аңлатып узганча, бу - хезмәт законнары нормалары таләп иткән мәҗбүри чара. "Без автомобильләребез начар сатылган очракка дип, эш коллективын кисәтеп куярга тиеш. Әмма бу "КАМАЗ" дүрт көнлек эш көненә күчә дигән сүз түгел, бар да заказларга бәйле. Бездә мондый боерыклар ел саен була, тик безнең дүрт көнлек эш көне керткәнебез юк".
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча предпряитиедә 28 мең 692 йөк машинасы чыгарылган, бу узган елгыдан 8 процентка кимрәк. Барлыгы 65 миллиард сумнан артык продукция сатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз