news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ җәмгыяте Җиңү Көнен билгеләп үтүгә 3 миллион сум акча бүлеп биргән

9 майга багышланган тантаналарда автогигант хезмәткәрләреннән тыш тагын 800 ветеран катнашыр дип көтелә

 (Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). КАМАЗ җәмгыяте Җиңү Көнен билгеләп үтүгә 3 миллион сум акча бүлеп биргән. 9 майга багышланган тантаналарда автогигант хезмәткәрләреннән тыш тагын 800 ветеран катнашыр дип көтелә. Бу хакта “Челнинские известия” хәбәр итә.
Заводларда һәм бүлекчәләрдә ветераннар өчен өстәл корылачак һәм чәй артында һәрберсенә 2000 сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Шулай ук янәшәсендә истәлекле бүләге дә булыр дип көтелә. Ә 45 ветеран өчен “Яр Чаллы” клиника-шифаханәсенә юлламалар тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot