news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ” җәмгыяте эшчеләрен дәваларга Кара диңгезгә җибәрә башлый

Камазлылар юлламаның 50 процентын гына түләячәк, профсоюзда булсалар, аннан да азрак.

 (Яр Чаллы, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). “КАМАЗ” зур йөк автомобилләре җитештерү заводы үз хезмәткәрләрен зур ташламалар белән Геленджиктагы “Приморье” пансионатына дәваланырга һәм ял итәргә җибәрә башлый. Акционерлык җәмгыяте шушы шифаханә белән килешү төзеде, дип хәбәр итә “Шәһри Чаллы” газетасы.

Нәтиҗәдә, камазлылар юлламаның 50 процентын гына түләячәк, калган яртысын автогигант үз өстенә ала. Әгәр дә хезмәткәр профсоюз әгъзасы да икән, өстәмә 30 процентын профсоюз каплый. Юлга билет бәясен хезмәткәрләр үзе түли. Бу 4 йолдызлы пансионатта 1 тәүлек яшәве 8,7 мең сум тора. Камазлыларга 10 көнлек савыктыру программасы тәкъдим ителә. Шифаханә бик уңайлы җирдә һәм нарат урманы кочагында урнашкан. Биредә сәламәтлекне ныгыту өчен бөтен шартлар да бар. Хәзер заводта шунда барырга теләүчеләрне теркиләр. Беренче төркем 23 октябрьдә Геленджикка китә.

news_right_1
news_right_2
news_bot