Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“КАМАЗ-Металлургия” ААҖдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте
“КАМАЗ-Металлургия” ААҖдә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте
(Чаллы, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Илисә Ганиева). Быелгы чакырылыш кампаниясендә “КАМАЗ-Металлургия” ААҖнең 10 яшь вәкиле илебезнең армия сафларын тулыландырачак. Күркәм традиция буенча, кичә предприятиедә озату кичәсе үткәрелде. Егетләр өчен шоу-программа оештырылган иде: үзенчәлекле конкурс биремнәре концерт номерлары белән үрелеп барды. Тиздән солта буласы егетләр аяк чолгавы бәйләде, бәрәңге чистартты, якыннарына хатлар язды, алып баручыларның сорауларына җавап бирде.
Предприятие җитәкчелеге һәм профсоюзы вәкилләре егетләргә үгет-нәсихәтләрен җиткерде. Хезмәттәшләре аларга лаеклы хезмәт итүләрен һәм туган предприятиеләренә кайтуларын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз