news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КАМАЗ май ахырына кадәр 2,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгарырга ниятли

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле яңа шартларда хезмәткәрләрнең бер өлеше серверга тоташу мөмкинлеге белән дистанцион режимда эшли.

КАМАЗ май ахырына кадәр 2,5 мең йөк автомобиле эшләп чыгарырга ниятли

(Чаллы, 12 май, «Татар-информ»). Бүген КАМАЗ хезмәткәрләре Май бәйрәмнәреннән соң янә эшкә кереште. Ай ахырына кадәр предприятие 2,5 мең йөк автомобиле җитештерергә ниятли. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Компаниянең төп җыю конвейеры җитештерү вакытлыча туктатылганнан соң яңадан эшли башлады. Май аенда автомобиль заводы традицион ике сменалы режимда эшләячәк. Айның калган көннәрендә 2,5 мең йөк машинасы җыю бурычы тора. Тәүлеклек норма 180 автомобиль тәшкил итә.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле яңа шартларда хезмәткәрләрнең бер өлеше серверга тоташу мөмкинлеге белән дистанцион режимда эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot