Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КАМАЗ» махсус хәрби операция зонасына 29нчы гуманитар ярдәм партиясен җибәрде
«КАМАЗ» компаниясе махсус хәрби операция зонасындагы хәрби частьләргә 124 тонна гуманитар ярдәм озатты. Йөкнең гомуми бәясе 101 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Чаллыда узган тантаналы чарада «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогин, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, шулай ук компания хезмәткәрләре катнашты.
Әлфия Когогина «КАМАЗ» коллективына хәрбиләргә дүрт ел дәвамында ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, завод хезмәткәрләре җитештергән техника хәрби бурычларны үтәүдә мөһим роль уйный. Шулай ук рәхмәт сүзләрен гуманитар ярдәм әзерләүдә катнашулары өчен ветераннарга, өлкән яшьтәге кешеләргә һәм балаларга җиткерде.
Сергей Когогин компания хезмәткәрләренең уртак эшенә югары бәя бирде. «КАМАЗ» беркайчан да ярдәмгә мохтаҗ кешеләрдән читтә калмады. Без хәрбиләргә дә, аларның якыннарына да ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез», – дип билгеләп үтте ул.
Гуманитар йөк составына дүрт КАМАЗ йөк автомобиле, дүрт җиңел машина, мотоцикл, двигательләр, запас частьләр, маскировка челтәрләре, шәхси посылкалар, хатлар һәм милли ризыклар кергән.
2022 елдан бирле «КАМАЗ» 2 мең тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән. Ярдәмнең гомуми суммасы 1,6 миллиард сумнан артып киткән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз