Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«КамАЗ-Мастер» пилоты Сотников - «Ефәк юлы» ралли-узышы җиңүчесе
Көчле яңгырлар сәбәпле, узышның Кытайдагы соңгы махсус өлеше уздырылмаган.
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Пилот Дмитрий Сотников җитәкчелегедәге «КамАЗ-Мастер» командасы экипажы «Ефәк юлы» ралли-рейдында йөк машиналары зачетында җиңү яулаган. Бу вакыйга, көчле яңгырлар аркасында, узышның Кытайдагы соңгы махсус участогы төшереп калдырылганнан соң булган, дип хәбәр ителә узышның рәсми твиттер-аккаунтында.
Искәртеп үтик, 13 нче этапта Сотников, команда буенча үз парнерларын Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиевны узып, йөк машиналары арасында беренче булып финишка килгән. Сотниковның тәмамлану этабы алдыннан йомгаклау күрсәткече 43 сәгать 45 минут һәм 38 секундны тәшкил иткән.
Йөк машиналары зачетында икенче урынны шулай ук «КамАЗ-Мастер» экипажы яулаган: «көмеш» – Антон Шибалов һәм аның иптәшләренә, «бакыр» – Айрат Мәрдиев һәм аның экипажына эләккән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз