news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ-Мастер” пилоты Эдуард Николаев киләсе елда да “Дакар”да катнашырга өметләнә

“Дакар-2017” узышының җиңүчесе “КАМАЗ” машиналары конструкциясе быелгы ралли-марафонына бик нык үзгәртелгән булуын билгеләп үтә.

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”). “Дакар-2017” ралли-марафонында йөк машиналары зачетында җиңүче Эдуард Николаев киләсе елда да “КАМАЗ-Мастер” командасы ярышларда катнашыр дип өметләнә. “Без катнашырбыз дип уйлыйм, чөнки без яхшы нәтиҗә күрсәттек, ә нәтиҗә яхшы булса, командалар катнашуны дәвам итә”, - дип белдергән ул ТАСС агентлыгына.

Аның сүзләренчә, команда өчен “КАМАЗ-Мастер”ның бу узышларда тагын бер кат җиңүеннән тыш, Дмитрий Сотников җитәкләгән экипажның да беренче тапкыр призлы урын яулавы – икенче урынны алуы да мөһим булган. Ул шулай ук йөк машиналары соңгы ярышка шактый үзгәртелүен дә искәрткән. “Дакар” трасслары хәзер үзгәрде, анда тизлеккә игътибар арттырылды, без шуңа күрә тизрәк хәрәкәт итү өчен машинаның конструкциясен, шиннар маркасын алыштырдык”, - дигән узышчы. Спортчылар җитди физик әзерлек тә үткән.

Эдуард Николаев “Дакар”да беренче тапкыр пилот буларак 2011 елда катнашкан иде, 2013 елда беренче урынны алды, үткән ел җиденче булган иде. “КАМАЗ-Мастер” командасы исә ралли-марафонында ундүртенче тапкыр җиңде, бу ярышлар өчен ул рекорд күрсәткеч.

Барлыгы быелгы узышта “КАМАЗ-Мастер”дан дүрт экипаж катнашкан иде: № 501 - пилот А.Мәрдиев, штурман А.Беляев, механик Д.Свистунов, №505 - пилот Э.Николаев, штурман Е.Яковлев, механик В.Рыбаков, №513 - пилот Д.Сотников, штурман Р.Әхмәдиев, механик И.Леонов, №515 - пилот А.Шибалов, штурман Р.Аматыч,  механик И.Романов. “КАМАЗ”лыларның төп көндәшләре “IVECO”, “MAN”, “TATRA”, “RENAULT” командалары булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100