news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ-Мастер”ның легендар пилоты Илгизәр Мәрдиев истәлегенә квадроциклларда ярыш уздырыла

Автоузышчы 24 август көнне квадроциклда бәрелеп һәлак булды

 (Казан, 28 август, «Татар-информ»). Квадроциклда бәрелеп һәлак булган легендар спортчы Илгизәр Мәрдиев истәлегенә иртәгә Казанда квадроциклларда узыш оештырыла. Оештыручылар анда Казан, Санкт-Петербург, Рыбинск квадроциклчылары катнашуы хакында хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: Россиянең атказанган спорт мастеры, халыкара класслы спорт мастеры, күп тапкырлар “Дакар” раллиенда катнашкан “КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзасы Илгизәр Мәрдиев быел 24 августта фаҗигале төстә һәлак булды. Тукай районы ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, Илгизәр “Пихта” ял базасы тирәсендә квадроциклда бәрелеп һәлак булган.

Оештыручылар − “Зонадан тыш” (“Вне зоны”) командасы хәбәр иткәнчә, бу кайгылы вакыйгага кадәр Казанда моторизацияләнгән туристлык һәм квадроциклларда узышуны куркынычсыз итүгә багышланган конференция оештырырга планлаштырылган булган. Әмма кайгылы вакыйга килеп чыкканнан соң, бу чара спортчының истәлегенә багышларга ниятләнгән.

Спортчы исәлегенә багышланган узышка мотовездеходларда йөрүчеләрнең барысы да кушыла ала. Узыш Казанның Бохара урамындагы 3 нче йорт яныннан башланып Универсиада авылындагы 35 нче йортка кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100