news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ-мастер”ның Дакар һәм Африка раллиларында катнашачак экипажлары расланды - исемлек

Машиналар Көньяк Америкага юл тотачак: алар паромга урнаштырып, Атлантика аша сузылган 21 көнлек “сәяхәткә” җибәреләчәк.

  (Яр Чаллы, 14 октябрь, “Татар-информ”, “Шәһри Чаллы”). “КАМАЗ-мастер” командасы җитәкчесе Владимир Чагин “Дакар–2017” һәм “Африка Эко Рейс – 2017” раллиларында катнашачак команда әгъзаларын атады. Алар белән ул “КАМАЗ-мастер” спорт үзәгендә узган матбугат конференциясендә таныштырды, диелә “Шәһри Чаллы” газетасында.

Ике узыш та киләсе ел башында – 2 -14 гыйнварда узачак. Бүген командалар соңгы әзерлек этаплары уза. Инде бер айдан машиналар Көньяк Америкага юл тотачак. 25 ноябрь көнне аларны паромга урнаштырып, Атлантика аша сузылган 21 көнлек “сәяхәткә” җибәрәчәкләләр.

Ралли исә 2 гыйнвар көнне Парагвай башкаласы Асунсьонда башланып, Буэнос Айреста төгәлләнәчәк. Дистанция озынылыгы 9000 км тәшкил итә.

“Африка эко Рейс” узышы да ике атна дәвам итәчәк. Старт - Монакода, финиш - Сенегал башкаласы Дакарда булачак (“Дакар”ның иске Африка маршруты). “КАМАЗ-мастер” машиналары анда декабрьнең икенче яртысында килеп җитәчәкләр.

Матбугат конференциянең төп яңалыгы – раллида катнашучы экипажларның составы үзгәрүе һәм “Ефәк юлы”нда катнашкан капотлы компоновкалы яңа йөк машинасының гыйнвар стартларында катнашмавы.

“Ел башында туган финанс мәсьәләләрне өлешчә хәл итә алдык. Моңа “Ростех” корпорациясе белән хезмәттәшлек урнаштыру һәм “Total” белән “Mercedes” компанияләрен техник партнерлыкка җәлеп итү ярдәмендә ирешеп булды, – диде Владимир Чагин. – Без ел саен, көндәшләрдән калышмас өчен, машиналарның спорт үзенчәлекләрен яхшыртабыз. Әмма бу юлы ел башында планлаштырылганча күләмдә яңарту эшләре башкарып булмады”.

“Ефәк юлы – 2016” моңа кадәр алып барылган эшләрнең нәтиҗәле булын күрсәтте, әмма бүгенге көндә безгә яңа двигателебезнең егәрлеген арттыру буенча эшләргә кирәк. Бу традицион капотсыз компоновкалы йөк машиналарына да кагыла. Чөнки “Дакар” ның регламенты 2018 елда 13 литрдан күбрәк күләмле моторларны куллануны тыйды. Бүген әлеге мәсьәләне хәл итү мөһим. Авырлыкларга карамастан, без “Дакар” һәм “Африка Эко Рейс” узышларында яхшы катнашуга бар көчебезне куеп, җанатарларыбызны сөендерергә тырышырбыз, дип белдерде команда җитәкчесе.

“КАМАЗ-мастер” ВТБ һәм Газпром партнерлыгында “газомотор” проектын гамәлгә ашыруын дәвам иттерәчәк. Традицион рәвештә “Африко Эко Рейс – 2017” узышында Сергей Куприяновның гозодизельле “КАМАЗ” машинасы катнашачак. Икенче узышчы булып “Дакар–2014”нең җиңүчесе Андрей Каргинов булачак. Ә “Африка Эко Рейс”ның өч тапкыр җиңүчесе Антон Шибалов Көньяк Америкага китәчәк.

“Дакар–2017” раллиенда катнашачак “КАМАЗ-мастер” командасы экипажы түбәндәгечә:
пилот Э. Николаев; штурман Е. Яковлев; механик В. Рыбаков;
пилот А. Мәрдиев; штурман А. Беляев; механик Д. Свистунов;
пилот Д.Сотников; штурман Р. Әхмәдиев; механик И. Леонов;
пилот А. Шибалов; штурман Р. Аматыч; механик И. Романов.

“Африка Эко Рейс – 2017” раллисында катнашачак “КАМАЗ-мастер” командасы экипажы:
пилот А. Каргинов; штурман А. Мокеев; механик Д. Никитин;
пилот С. Куприянов; штурман А. Куприянов; механик А. Танин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100