news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"КАМАЗ-Мастер"ның өч йөк машинасы "Ефәк юлы-2018" автоузышының Кытай этабында катнаша

Сиань - Алашань - Цзоци маршруты буенча "Ефәк юлы-2018" раллиеның икенче этабы 23 сентябрьдә башлана һәм 28 сентябрьдә тәмамлана.

"КАМАЗ-Мастер"ның өч йөк машинасы "Ефәк юлы-2018" автоузышының Кытай этабында катнаша
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). 23 сентябрьдә "КАМАЗ-Мастер"ның өч йөк машинасы "Ефәк юлы-2018" ралли-рейдының Кытай этабына чыгачак. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. 

Машиналарның берсе белән "Бер пояс – бер юл" командасының Россия-Кытай катнаш экипажы - пилот Цзы Жун, штурман Ляо Миня һәм механик Дмитрий Свистунов составындагы команда идарә итәчәк.

Эдуард Николаев (штурман Дмитрий Никитин, механик Әхмәт Галәветдинов) һәм Андрей Каргинов (штурман Андрей Мокеев, механик Игорь Леонов) җитәкчелегендәге экипажлар башка ике йөк машинасы белән идарә итәчәк.

  • Сиань - Алашань - Цзоци маршруты буенча "Ефәк юлы-2018" раллиеның икенче этабы 23 сентябрьдә башлана һәм 28 сентябрьдә тәмамлана. Ралли-рейдның гомуми озынлыгы 1600 км тәшкил итә, шулардан 800 км махсус участокларга туры килә. Ярышларда катнашу өчен барлыгы 80гә якын экипаж гариза бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot