news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ-Мастер” командасының ике экипажы “Дакар-2015” белән бергә Africa Race раллиенда да катнаша

Пилотлар Антон Шибалов һәм Сергей Куприянов

 “КАМАЗ-Мастер” командасының ике экипажы “Дакар-2015” белән бергә Africa Race раллиенда да катнаша
Пилотлар Антон Шибалов һәм Сергей Куприянов
(Чаллы, 25 сентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген “КАМАЗ-Мастер” командасының капитаны, “Дакар” раллиенда күп тапкырлар җиңгән Владимир Чагин Africa Eco Race раллиена әзерлек турында сөйләде.
Africa Race раллие агымдагы елның 28 декабрендә Франциядә башлана, ә финиш – 12 гыйнварда. Анда Россия “КАМАЗ-Мастер” командасының ике экипажы катнаша. Пилотлар Антон Шибалов һәм Сергей Куприянов. Искәртеп узабыз, 2013 елда Шибалов экипажы бу раллины йөк машинасы зачетында җиңгән иде.
Маршрут озынлыгы 6000 км тәшкил итә. Ралли җиңел түгел, дип билгеләп үтте Владимир Чагин.
Africa Eco Race-2015 ралли-марафоны Европа белән Африканы тоташтырганга трансконтиненталь саналырга хокуклы. Узыш маршрутына 12 этап һәм Дахлада (Марокко) Атлантик океан буенда бер көн ял кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100