news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ-мастер» командасы Җиддә шәһәрендә «Дакар-2020» раллие стартына чыгарга әзер

5 гыйнварда Согуд Гарәбстанында 42нче Халыкара «Дакар» ралли-марафоны башлана.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). 5 гыйнварда Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә 42нче Халыкара «Дакар» ралли-марафоны башлана. Татарстанның «КАМАЗ-мастер» командасы стартка әзер, дип хәбәр итә команданың рәсми сайты.

Чаллы командасы моңа кадәр унбер узышның тугызында җиңү яулаган иде. Команда Гарәбстан ярымутравына ике төркем белән килде. Шунысы кызык: Җиддә – Татарстан башкаласы Казанга тугандаш шәһәр санала.

Ярышлар башланыр алдыннан дистәләгән илдән килгән йөзләгән катнашучылар тиешле административ һәм техник тикшерүләр узды. Мәсәлән, «КАМАЗ-мастер» делегациясе принц Абдулла әл-Фәйсал исемендәге стадион территориясендә оештырылган тикшерүләрне уңышлы үтте. Моннан бер көн элек командалар үзләренең йөк машиналарын Тихама чүлендә тикшереп караган иде инде.

«Барлык тикшерүләр дә уңышлы узды, бөтенесе дә план буенча бара. Узышлар башлануын түземсезлек белән көтәбез. Безнең әле Согуд Гарәбстанына беренче тапкыр килүебез», - диде «Дакар»ның биш тапкыр җиңүчесе, «КАМАЗ-мастер» пилоты Эдуард Николаев.

2020 елгы «Дакар»да барлыгы 351 катнашучы теркәлгән. Аларның 47се – йөк машиналары, 134се җиңел автомобильләр категориясендә тәкъдим ителгән, 170е – мотоциклчы.

Узышларда «КАМАЗ-мастер командасының дүрт КАМАЗ-43509 машинасы катнаша. Йөк автомобильләре зачетында Россияне «Дакар»ның гамәлдәге чемпионы Эдуард Николаев, «Ефәк юлы-2019» раллиенда җиңүче Антон Шибалов, шулай ук Андрей Каргинов һәм Дмитрий Сотников тәкъдим итәчәк. Россиялеләр йөк машиналары зачетында IVECO, TATRA, RENAULT, МАЗ, MAN кебек экипажлар белән чемпион титулы өчен көрәшәчәк.

Узышлар календаре: 4 гыйнвар - тантаналы старт, машиналарны ябык паркка кую (Җиддә), 5 гыйнвар - беренче участок, 11 гыйнвар - Әр-Риядта ял көне, 17 гыйнвар - йомгаклау этабы һәм тантаналы финиш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100