Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары Владимир Путиннан Мактау грамоталары алдылар
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов аларны узышчыларга тапшырды
(Чаллы, 8 май, «Татар-информ»). «КАМАЗ-автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлык директоры, команда җитәкчесе Владимир Чагин, конструктор-технология бүлеге башлыгы Сергей Савостин һәм җитештерү цехының йөртүчесе-сынап караучысы Эдуард Николаев Россия Президентының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, дип хәбәр итә «КАМАЗ» ААҖ матбугат хезмәте.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов аларны узышчыларга тапшырды.
Владимир Чагин, Җиңү көнендә мондый бүләк кабул итү бигрәк тә күңелле, дип белдерде. “Бу көннәрдә без тыныч спорт трассаларында җиңәргә тырышабыз, әлбәттә, бу мөмкинлекне безнең өчен 40 нчы авыр елларда безнең ветераннар булдырган, - диде ул. – Сезнең алда баш иябез һәм рәхмәт белдерәбез. Татарстан заводында җитештерелгән көчле егәрлекле автомобиль безнең команданың горурлыгы булып тора. Аны булдыруда республиканың күп кенә предприятиеләре катнаша, бу безнең уртак хезмәтебез һәм уңышыбыз. Рөстәм Миңнеханов дәрәҗәсендәге һәр җитәкче дә үзе руль артына утыра һәм автомобильнең мөмкинлекләрен сыный һәм үз тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирә алмый. Аның киңәшләрен истә тотып күп тапкыр җиңүгә ирештек. Без, татарстанлыларның – зур, тату, хезмәт сөючән гаилә булуы күңелле”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз