news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Камаз-мастер» командасы «Ефәк юлы-2019» раллиена китә

Раллида Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары катнаша.

«Камаз-мастер» командасы «Ефәк юлы-2019» раллиена китә
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). 6 июльдә Иркутскида «Ефәк юлы-2019» «Россия-Монголия-Кытай» халыкара ралли-марафоны башлана. Быел ярышларда «КАМАЗ-мастер» командасын Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Сергей Куприянов экипажлары тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Команданы «Ефәк юлы» раллиеның июль стартына әзерләү төгәлләнеп килә. Ул үз эченә яңа техник карарларны гамәлгә кертү һәм җайга салу, экипажларның тренировкалары, шул исәптән штурман һәм механика позициясенә яңа кандидатлар тестын да ала.

27 июньдә «КАМАЗ-Мастер» командасы спорт машиналары һәм автомобильләре караваны Иркутскига юл тотачак. Ярышларга старт бирү шәһәренә 3 июль кичендә килү планлаштырыла. 5 һәм 6 июльдә техник һәм административ эшләр узачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot