news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар» раллиена әзер – Чагин

2015 елгы «Дакар»да Чаллы командасында 4 экипаж катнаша

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Чаллы «КАМАЗ-Мастер» командасына ярыш практикасы җитмәүгә карамастан, барлык экипажы да «Дакар-2015» раллиена әзер. Бу хакта команданың элеккеге пилоты, хәзерге «КАМАЗ-Автоспорт» коммерцияле булмаган партнерлык җитәкчесе Владимир Чагин белдерде.

Быел Россия, Казакъстан һәм Төркмәнстан территориясендә ел саен уздырыла торган “Ефәк юл” раллие, финанс проблемалар булу сәбәпле, үткәрелмәде. 2015 елгы «Дакар»да Россия командасы Эдуард Николаев, Андрей Каргинов, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников идарәсендәге 4 экипаждан гыйбарәт.

“Быел ярыш практикасы җитмәде, шуңа күрә “югалту”ны Мароккода тренировка җыеннарында компенсацияләргә тырыштылар, - дип белдерде Чагин журналистларга. – Экипажлар тулысынча әзер, хәзер техника Франциядән Аргентинага корабльдә сәфәрдә”.

Ярышларны оештыручылар бу юлы, ралли-марафонны кызыклырак итү өчен, берничә яңалык кертте, дип билгеләп үтте Чагин.

“Ярышларга кызыксыну уяту өчен ярышлар берникадәр катлауландырылды. Берәр көнне сервис һәм экипаж төркеме кушылмый, экипаж үзе тиешле ремонтны башкарырга тиеш була, - дип ачыклык кертте Чагин. – Йокларга күпме вакыт калуы турында әйтергә кыен, әмма бу раллига өстәмә кызыксыну бирәчәк. Зур тизлектә бару мөмкин булган участок зур түгел, шуңа күрә ярыш башында вакытны югалтырга ярамый”.

«Дакар» 2015 елның 4 гыйнварында Буэнос-Айрес та башлана, 17 гыйнварда - финиш. Ралли җиденче тапкыр Көньяк Америка территориясендә (Аргентина, Чили, Боливия) уза. Раллида 50 гә якын илдән 450 гә якын транспорт чарасы катнашачак, дип хәбәр “Р-Спорт”.

news_right_1
news_right_2
news_bot