news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перуга килде

Марафон 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт ала, дистанция озынлыгы 5 мең километр тәшкил итә.

«КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перуга килде
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2019» раллиенда катнашу өчен Перу башкаласына килде. Иртәгә экипаж алдында административ һәм техник тикшерү процедуралары узу бурычы тора. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына команданың матбугат хезмәте җитәкчесе Эрик Хәйруллин хәбәр итте.

«КАМАЗ-мастер»ның икенче төркеме Лимага 3 гыйнварда килде, хәзер бөтен команда җыелып бетте һәм стартка әзерләнә. Бүген техниканы әзерләү белән шөгыльләнәбез. Иртәгә, 5 гыйнварда, административ һәм техник тикшерү процедуралары була», - диде Эрик Хәйруллин. Аның сүзләренчә, команданың техникасын Лимага алдан ук китергәннәр.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Дакар-2019» раллиенда команданың дүрт экипажы катнаша.

  • Марафон 6 гыйнварда Перу башкаласы Лима шәһәрендә старт ала, озынлыгы 5 мең километр тәшкил итә. Ралли 10 этаптан соң, шулай ук Лимада төгәлләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100