news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“КАМАЗ-мастер” командасы авыру баланың хыялын чынга ашырды

Риназның күптән “КАМАЗ-мастер” узыш машинасына утырып йөрисе килгән.

(Чаллы, 18 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Баш миендә яман шеш булган 7 яшьлек Риназ Шәрифуллинның күптәнге хыялы чынга ашты. Ул яраткан “КАМАЗ-мастер” командасы узышчылары белән очрашты һәм халыкара ярышларда катнашып җиңүләр яулаган легендар КАМАЗ автомобиленә утырып йөрде, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

Риназның башында яман шеш авыруы булуы ике ел элек ачыклана. Ул берничә тапкыр республика клиник хастаханәсендә химиятерапия дәвасын үтә, операцияләр дә кичерә.
Авыру булуына карамастан Риназ Шәрифуллин бик хәрәкәтчән һәм кызыксынучан малай. Бигрәк тә техника белән мавыга. Уенчык автомобилләр һәм самолет –вертолетлар җыя. Әтисе КамАЗда эшли, ул  улына автомобильләр хакында күп сөйли икән.

Риназның күптән “КАМАЗ-мастер” узыш машинасына утырып йөрисе килгән. Аңа теләген чынга ашырырга “Минем белән хыяллан” исемле игелеклек акциясе вәкилләре ярдәм итә.

Бу мәрхәмәтлелек проекты авыру сабыйларның үзе катнашында хыял-теләкләрен чынга ашырырга булыша, аларны дәвалау өчен акча җыя.

Риназ Шәрифуллин әтисе белән бергә “Дакар” узышлары чемпионнарына кунакка килә. Аны КАМАЗ узыш автомобиленә утыртып йөртәләр. Малайга руль артында утыру да зур бәхет була, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100