news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"КАМАЗ-мастер" экипажы "Дакар-2018" узышларының беренче этабында финишка өченче килде

Беренче этап җиңүчесе – TATRA командасын узышчысы, чех Алеш Лопрайс.

(Чаллы, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). "КАМАЗ-мастер" командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы "Дакар-2018" узышларының беренче этабында финишка өченче килде. 31 чакрым озынлыктагы беренче махсус юлны ул лидердан 29 секундка калышып узды.

Финишка беренче булып TATRA командасыннан чех Алеш Лопрайс килде. Икенче урында – Голландия узышчысы  Мартен Ван Ден Бринк (RENAULT).

"КАМАЗ-мастер" командасының калган узышчыларының беренче этап күрсәткечләре: Антон Шибалов – бишенче (+1 минут 18 секунд), Дмитрий Сотников – җиденче (+1 минут 48 секунд), Айрат Мәрдиев сигезенче (+2 минут 11 секунд) булып килгән.

“КАМАЗ-Мастер” командасының узышта дүрт экипажы катнаша. “Дакар” стартына барысы 42 йөк машинасы чыккан. Узышлар 20 гыйнварга кадәр дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100