news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"КАМАЗ-Мастер" экипажлары "Дакар"ның унынчы этабына әзерләнә

Яңгырлар аркасында тугызынчы этап булмый, сигез этаптан соң йөк машиналары зачетында беренче урында Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге экипаж бара.

(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). “КАМАЗ-Мастер” командасы экипажлары “Дакар” ралли-рейдының 10 нчы этабына Сальта шәһәренә барып җитү өчен җир убылган урыннарны башка юлдан урап узачак, дип хәбәр итә “КАМАЗ-Мастер” матбугат үзәге дип яза ТАСС.

Быел “Дакар” узганда Аргентинада яңгырлар нәтиҗәсендә маршруттагы кайбер урыннарда, аерым алганда Сальта һәм Челисто шәһәрләре арасында җир убылу, 160 чакрым юлның бозылуы аркасында тугызынчы этап үткәрелмәячәге мәгълүм булды.

“КАМАЗ-Мастер”га Сальтага башка юлдан барырга туры киләчәк. 10 нчы этап Чилесито – Сан-Хуан маршруты буенча узачак. Моңа кадәр дә яңгырлар яву сәбәпле, “Дакар”ның бишенче этабы өч тапкырга кыскатылган иде, алтынчысы бөтенләй булмады, ә җиденчесе ике тапкырга кыскартылды.

"Дакар-2017" узышы Парагвай, Аргентина һәм Боливия территориясеннән үтә, ул 14 гыйнварда Буэнос-Айреста төгәлләнәчәк. Сигез этаптан соң йөк машиналары зачетында беренче урында Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге “КАМАЗ-Мастер” экипажы бара (17:52.20). Икенче урында Эдуард Николаев экипажы (+1.46), өченче – “Ивеко” машинасында голландияле Жерар де Рой экипажы (+2.20).

news_right_1
news_right_2
news_bot