news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“КАМАЗ-мастер”дан Эдуард Николаев “Дакар-2018”нең боҗра этабында җиңеп чыккан

Штурман-җиңүче юлның кыенлыгын 10 баллы шкалада “җиделе”гә бәяләгән.

(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Пискода узган “Дакар-2018”нең икенче этабында Россиянең “КАМАЗ-мастер” командасыннан Эдуард Николаев экипажы җиңеп чыккан, дип хәбәр иткән Facebookта үз битендә команда.

Икенче көн узышлары 267 километрлы боҗра этабы булып, 90 проценты юлсыз секция булган. Рельефлы комлы юллар, бигрәк тә кызу вакытта, финишка баруда зур каршылыклар тудырган.

Штурман-җиңүче юлның кыенлыгын 10 баллы шкалада “җиделе”гә бәяләгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot